ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Әтиләр берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясенең 7 субъектында «Реаль әти. Аталарга мәгълүмати, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү программасы» дигән проектны гамәлгә ашыра. Проект җаваплы ата булуны пропагандалауга һәм Россия әтиләрен иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Лениногорск шәһәрендә яшәүче Светлана М. 2021 елда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе карары нигезендә, алкоголь эчемлекләрен куллану сәбәпле, ведомствоара учетка куелды. Учетка куелган вакытта хатын-кыз эшләмәгән һәм балигъ булмаган баласын тиешенчә тәрбияләмәгән.


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Лаеш шәһәрендә балигъ булмаганнар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән ведомствоара эш оештыру буенча эшче төркем утырышы узды.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

27 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 4 нче һәм 8 нче социаль участокларга ведомствоара рейд оештырдылар. Чара барышында тугыз гаилә булдылар.

27 нче апрель көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Җиңү» киноучреждениесе белгечләре «Без сайлаган юллар» дигән чара уздырганнар. Дәрес мөмкинлекләре чикле балалар булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, гаиләдә уңай психоэмоциональ климат булдыруга юнәлдерелгән.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2021 елның 1 июленнән Гаиләне яклау оешмалары ассоциациясе Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган «Гаилә һәм балаларны яклау турында» гаилә-демографик проектын тормышка ашыруга кереште. 


22
апрель, 2022 ел
җомга

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Чүпрәле районы «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белән тыгыз эш алып баралар. Хезмәттәшлекнең максаты булып балигъ булмаган балаларны туган гаиләләренә кайтару тора.


21
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый уртак эш балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча гамәлләрен координацияләргә ярдәм итә.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

15 нче апрель көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында булачак әниләр өчен «Төп статус» клубы кысаларында «Бәхетемне эчтән җылытам» дигән онлайн-дәрес узды. Дәреснең максаты – ана һәм баланың эмоциональ бәйләнешен җайга салу.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Стресссыз тормыш – негативтан китү» дигән чара үткәргән. Психоэмоциональ халәтне тигезләүгә юнәлдерелгән чарада конфликтлы гаиләләрдән өлкәннәр һәм балалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International