ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2022 ел
җомга

«Әни+бәби» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Байкова һәм «Колезей» фитнес-клубы тренеры Анна Бычкова өч яшькә кадәрге балалар белән төркемле дәрес үткәрделәр.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокларга даими рәвештә барып торалар. Ведомствоара төркем составына опека һәм попечительлек секторы белгече һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор керә.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча белгеч Александра Пензина тернәкләнү узучы ата-аналар һәм аларның балалары өчен спорт-сәламәтләндерү дәресләре циклы оештырган. «Сәламәт арка», «Пилатес» һәм «Стретчинг» гаилә тренировкаларына теләгән һәркем йөри ала.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Узган җомгада, 8 апрельдә, Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәгендә Режиссер Елена Пискареваның «Сайлау хокукы» дигән абортлар проблемасы турында тулы метражлы фильм һәм «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау» темасына түгәрәк өстәл узды. Чаралар абортларны комплекслы профилактикалауның «Плюс бер» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

5 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова опека һәм попечительлек секторының әйдәп баручы белгече Ләйлә Хәмәдиева белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның темасы – «Сезнең бала иминлеге».


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Үсенте утырту» дигән дәрес үткәрде.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Светлана Шакирова «Балалар агрессиясе» дип исемләнгән чара үткәрде. Очрашуда социаль хезмәт күрсәтүдә торучы ата-аналар һәм балигъ булмаган балалар катнашты. Дәреснең төп максаты – ата-аналарда балаларның агрессивлыгы сәбәпләрен ачыклау, баланың агрессив үз-үзен тотышын җиңү юлларын эзләүдә ярдәм күрсәтү.

30 нчы март көнне Зәй муниципаль районында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү технологиясен тормышка ашыру кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мәгълүмати-танып-белү ведомствоара чарасы оештырылды. Очрашу «Космос» киноучреждениесе базасында узды.


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 28 мартта Алабуга мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен «Аулак өй» милли татар чарасы уздырдылар.

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында 28 мартта Биектау районы «Өмет» халыкка социаль тәэмин күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде. Анда җиде йөкле хатын-кыз катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International