ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә участок социаль хезмәте технологиясе кысаларында Минзәлә муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Хәмидуллина Наталья тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалары булган социаль хезмәт алучылар белән дәрес уздырылган.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

«Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова тарафыннан «Кул эшләре могҗизалары» дигән хәйрия ярминкәсе уздырылган. Ярминкәдә 25 ата-ана һәм 30 балигъ булмаган бала катнашты.

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Март аенда бер үзенчәлекле көн бар…»дип исемләнгән мәгълүмати-танып-белү чарасы оештырылды.


5
март, 2022 ел
шимбә

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балаларның имин яшәү шартларын тәэмин итү максатыннан рейдларын дәвам итәләр.

4 март көнне Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының 2022 елда алтынчы утырышы булды.

В Набережночелнинском реабилитационном центре для детей и подростков с ограниченными возможностями «Солнышко» тоже решили подготовить подарки для любимых мам и бабушек. Педагоги молодежного центра «Орион» волонтерского штаба «Серебряные» волонтеры города Набережные Челны» под руководством Е. А. Запольской провели мастер-класс по изготовлению поделок. 


4
март, 2022 ел
җомга

Һава торышы вакытны саф һавада күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина гаиләләргә чаңгыда урманга сәяхәт оештырганнар.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

28 февральдә Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагог-психолог Ирина Матвеева һәм укытучы-дефектолог Ольга Анкудинова «Ата-аналар мәктәбе» проекты кысаларында тренинг элементлары белән дәрес үткәрделәр. Балаларның үз-үзләрен тотышы, алар белән үзара бәйләнеш үзенчәлекләре турында сөйләштеләр.

«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Булачак әнинең психогигиена күнекмәләрен формалаштыру» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарада 19 авырлы хатын-кыз катнашты.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

«Социаль актив» проектын тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә баланың читләшү дәрәҗәсе» методикасы буенча төркем психиагностикасы үткәрде. Чара 17 нче социаль участокта узды. Очрашуның максаты – проектта катнашучыларның үз балаларына булган мөнәсәбәтләрен өйрәнү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International