Социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт аша тернәкләндерү кабинетында «Көнкүреш әйберләре тегү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
21 февральдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының бишенче утырышы булды.
16 февраль көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А. Х. Кашапова «Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм участок хезмәте» технологиясе кысаларында профилактик эш үткәрде.
16 нчы февраль көнне Мамадыш муниципаль районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында приют белгечләренең профилактика субъектлары вәкилләре белән берлектә утырышы булып узды. Чарага тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чакырылган иде.
Атна дәвамында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дигән флешмоб узды. Акциянең максаты – балалар һәм ата-аналар арасында китап укучылар кызыксынуын арттыру.
Февральнең беренче декадасында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Наталья Шалдаева социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән танышу оештырды.
Минзәлә муниципаль районында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән җиде яшьтән олырак балигъ булмаган балалар дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп ителгән. Алар онлайн-дәресләрдә, мастер-классларда, онлайн-акцияләрдә һәм экскурсияләрдә катнашалар.
3 февраль көнне Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ведомствоара социаль патронаждагы социаль хезмәт алучыларның шәхси карталарын үтәү мониторингы мәсьәләләре буенча ведомствоара консилиум булып узды. Утырыш дистанцион форматта узды.
Кичә, 31 нче гыйнварда, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үзеңнекеләр арасында үзеңне» дигән темага дәрес узды. Чара «Күңел чыганагы» мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен клуб программасы кысаларында үткәрелде.
Яңа туган балалардан иртә баш тартуны кисәтү, туучылар санын арттыру, гаилә институтын ныгыту буенча «Төп статус» программасы кысаларында 28 гыйнвар көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы гаилә белән эшләү буенча белгеч «Йөклелек вакытында гаҗәеп үзгәрешләр» дигән темага дәрес уздырганнар. Чара район үзәк хастаханәсе базасында узды.