«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» дигән технологияне тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Йөкле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү: анадан баш тарту турындагы карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» дигән программа буенча дәрес үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» дигән темага төркем психиагностикасы үткәрелде. Гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән чарада социаль куркыныч хәлдә булган алты хатын-кыз катнашкан.
«Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы төркемле дәрес үткәрде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Ябык даирәдән чыгу» клубы кысаларында 19 гыйнвар көнне «Бәйлелек» методикасы ярдәмендә төркемле психиагностика үткәрде. Диагностика социаль хезмәтләр алучылар арасында гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне тикшерү максаты белән үткәрелде.
18 гыйнвар көнне Тәтеш районында хәйрия миссиясе белән «Игелек салават күпере» Мохтаҗларга ярдәм итү хәйрия фонды хезмәткәрләре булып китте. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре фонд белән 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итәләр. Бу вакыт эчендә районның 26 гаиләсенә хәйрия ярдәме күрсәтелде.
Зәй муниципаль районында кирәкле ярдәм алу, тормыш сыйфатын күтәрү, гаилә иминсезлеген кисәтү һәм булдырмау, гаиләне бала өчен саклау максаты белән балалы гаиләләрне социаль озата бару технологиясен гамәлгә ашыру дәвам итә.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 12 гыйнвар көнне «Аеклык ноктасы» клубында катнашучылар белән төркемле психиагностика үткәрде. Аның максаты – социаль куркыныч хәлдә булган гаилә әгъзаларының үз-үзен девиант тотышын тикшерү.
15 гыйнвар көнне социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләрнең ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Эльза Сәмигуллина Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрына баруны оештырды. «Кияүле кызлар кияве» спектаклен 24 гаилә карады.
«Туган кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 12 гыйнвар көнне «Якын кешеләр турында сөйләшик» дигән дәрес үткәрде. Чара социаль хезмәт алучылар өчен, аларның гаиләләрендә психологик микроклиматны яхшырту максатыннан оештырылды.
11 гыйнварда Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының планнан тыш утырышы булды.