Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Җаваплы ата-ана мәктәбе» социаль технология буенча чираттагы төркемле дәрес үткәрде.
Югары Ослан районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Катнашучылар бер гаиләне карадылар, анда бер балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Бала белән диалогны ничек төзергә? Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узган «Бәхетле гаилә әлифбасы» ата-аналар клубы дәресе әлеге сорауга җавап эзләүгә багышланды.
Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантына ия булды.
Күптән түгел Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубы кысаларында мөһим темага – баланың тумыштан балигъ булганчыга кадәр психик үсешендә ата-аналарның роленә багышланган чара узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән күпфункцияле гаилә үзәкләрен булдыру буенча чаралар комплексы Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантын алды. 2025–2026 елларда проектны гамәлгә ашыруга финанс ярдәме күләме 9,9 млн сум тирәсе тәшкил итә.
4 апрельдә «Исток-Башлангыч» үзәгенең социаль эш буенча белгече, опека һәм попечительлек секторы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгечләре, балигъ булмаганнар арасында гаилә иминсезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор, район үзәк хастаханәсе психологы, мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча методисты кергән ведомствоара эш төркеме тарафыннан ведомствоара рейд үткәрелде. Социаль яктан куркыныч хәлдә булган, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәптә торучы гаиләләр буенча йөреп чыктылар.
27 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Балалар иҗат йорты базасында балала һәм ата-аналар форумында катнаштылар. Үзәк «БЛАГОшвейка» тегү остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ата-аналар кунакханәсе» дигән чара узды, ул гаилә кыйммәтен саклауга һәм яшүсмер белән партнерлык һәм остазлык позициясеннән чыгып мөнәсәбәтләрнең яңа төрен төзүдә ата-аналарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы Югары Ослан районында узды. Ике гаиләгә сигнал карталары турында фикер алыштылар.