Ата-аналарның хәмергә бәйлелеге булган гаиләләргә ярдәм күрсәтү социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора, чөнки әлеге фактор еш кына балаларда тискәре шәхес карашлары, хокукка каршы тәртип һәм башка тискәре социаль күренешләр барлыкка килүгә сәбәп була.
23 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Мария Исаева социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор белән очрашу оештырды.
21 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар өчен кабат хокук бозуларны кисәтү программасы кысаларында «Ихлас» мәчетенә экскурсия оештырылды. Яшүсмерләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә һәм белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Светлана Фазлыева һәм Хәлил хәзрәт үткәрде.
Хокукый ярдәм оештыру кысаларында 21 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова һәм юрисконсульт Вероника Руденко балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән үз-үзеңне тоту нормалары һәм үзконтрольне үстерү турында әңгәмә үткәрделәр.
Үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләрен үстерү, стресслы ситуацияләрдә хис-кичерешләр белән аңлы рәвештә идарә итү максатыннан, Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Гөлшат Җаббарова «Мин үз-үземне кулда тота белергә өйрәнәм» дигән дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалауның актуаль мәсьәләләре буенча балигъ булмаганнарның мәгълүмати компетентлыгын арттыру программасы буенча оештырылды.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева хокукый проблемаларга юлыккан яшүсмерләр өчен махсус дәрес оештырды.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Елена Макарова яшүсмерләрнең шәһәр киңлегендә үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен үстерү максатында «Шәһәрдә иминлек» темасына төркемле дәрес үткәрде.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль-хокукый навигаторның «Мин – кеше» өстәл уеныннан файдаланып төркемле дәрес узды. Аны социаль педагог Алена Овсейчик оештырды. Уен үзен хокукка каршы гамәлләрне профилактикалау һәм яшүсмерләрдә социаль җаваплылык хисе тәрбияләүнең нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте.
Хокук бозуларны кисәтү кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар, «Кәеф» җәйге клубында катнашучылар белән уен технологияләре форматында дәрес үткәрде. Балалар «Эрида патшалыгы» психологик уенын уйнадылар. Бу уен-стратегия, уен-көндәшлек, уен-көрәш. Дәрестә катнашучы һәркем, көндәшләрен күзәтеп, үз йөрешләрен һәм көндәшләренең йөрешләрен уйларга өйрәнде.
Кичә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Җинаять җаваплылыгы һәм куркынычлар» профилактик сәгате узды. Балигъ булмаганнар өчен чараны үзәкнең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы, полиция майоры Юлия Кадямова оештырды.