31 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Снежанна Горбунова мәчеткә экскурсия оештырды. Чара «Үзгәрешләр җиле» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында уздырылды, ул балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.
28 октябрьдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында тормышка ашырыла торган гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологларының «Мин – кеше» социаль навигаторын сынап карау һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.
26 нчы октябрь көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата- аналар җыелышында актив катнаштылар.
27 октябрьдә «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече тарафыннан 6 нчы социаль участокка чыгу оештырылды.
19 октябрьдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина «Мин – Кеше» социаль уенын сынап карый башлады. Уен яшүсмерләр арасында хокук бозуларны иртә кисәтүгә, аларның хокукый грамоталылыгын һәм гражданлык җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән.
«Хокукый белемнәр нигезләре» курсы кысаларында 17 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова шәһәр паркында «Төркемле хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән төркемле профилактик чара үткәрде.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Светлана Шакирова социаль участокта авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен уен-навигатор уздырды.
«Яшүсмер – 2022» профилактик операциясе кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре җәйге чорда эш белән тәэмин итү үзәгенең актив ярдәме белән 9 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган.
Бүген «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 8нче социаль участокта яшәүче 3 гаиләгә барганнар.
Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Аралашуда барьерлар» дигән төркемле дәрес үткәрде.