Шушы көннәрдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Наталия Смелова мәктәп яшендәге балалар белән «Без тормышны сайлыйбыз» дигән акция үткәрде. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр арасында наркоманияне һәм хокук бозуларны профилактикалау.
Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча эш программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева һәм «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Алинә Салихова балигъ булмаганнар өчен район прокуратурасына экскурсия оештырганнар.
7 июнь көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече «Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары» дигән профилактик дәрес үткәрде.
26нчы май көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече В.З. Янышева тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә булган ата-аналар өчен төркемле дәрес оештырылды. Очрашуның темасы – «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауда гаилә һәм гаилә тәрбиясе роле».
Бүген Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 1 нче социаль участокта «Хокук бозулар өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгы» дигән темага профилактик дәрес-консультация үткәрде.
«Әтиләр Берлеге» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы һәм ТР буенча ҖҮФХИ «Дуслык кулы» проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Ул үз-үзен тотышы деструктив булган, закон белән билгеле бер проблемалары булган яшүсмерләрне социальләштерүгә юнәлдерелгән.
27 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 4 нче һәм 8 нче социаль участокларга ведомствоара рейд оештырдылар. Чара барышында тугыз гаилә булдылар.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова 7 нче социаль участокта 29 балигъ булмаган бала өчен дәрес үткәрде. Балалар нәрсә ул хокук, бурыч, закон, аларның нәрсә өчен өлкәннәргә һәм балаларга кирәк икәнлекләрен белделәр.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый уртак эш балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча гамәлләрен координацияләргә ярдәм итә.
Зәй муниципаль районында гаилә иминлеге, балалар күзәтүчесезлеге һәм балигъ булмаганнарның хокук бозулары проблемаларын хәл итү эше профилактика системасының барлык субъектларының ведомствоара хезмәттәшлеге кысаларында алып барыла.