Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы һәм психологы «Ата-аналар җинаятьчелексез, көч кулланусыз һәм наркотикларсыз башка дөнья өчен» җинаятьләрне профилактикалау үзәге ярдәмендә балигъ булмаганнар белән «Җәмгыятьтә закон» дигән чара үткәрде. Беренче танышу чарасы «Киләчәк» яшьләр үзәге базасында оештырылды.
28 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.
1 август көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Хокук дәресләре – тормыш дәресләре» дигән темага дискуссия сәгате үткәрде. Чара балигъ булмаганнар арасында хокукый культура дәрәҗәсен күтәрү аша яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән.
28 августта Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» слеты узачак. Чара социаль приютта тәрбияләнүчеләр арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм балигъ булмаганнарның җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауга юнәлдерелгән.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Җинаятьләрне профилактикалау үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән чара оештырды.
19 июльдә «Логос» психология үзәге базасында «Кабат хокук бозуларны профилактикалау. Үз составында иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чараларына хөкем ителгән балигъ булмаган балалары булган гаиләләр белән эшләү» темасына стажировка мәйданчыгының чираттагы утырышы булып узды.
1 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балигъ булмаганнарның хокукларын һәм бурычларын өйрәнү буенча дәрес узды.
Гаилә елын үткәрү буенча чаралар планы кысаларында 11–21 июнь көнне «Балалар һәм яшүсмерләр белән коррекция эшенең психологик-педагогик аспектлары» программасы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләре укытылды.
18 июньдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә җәмгыятьтә законнар турында вебинар узды.
7 июньдә Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында полициянең өлкән лейтенанты Диана Захарова белән очрашу узды. Ул балалар белән «Наркотиклар. Җинаяти һәм административ җаваплылык» темасына әңгәмә үткәрде.