2020 елның 18 мартында Мәртен авылында яшәүче Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Безнең илдә 23 февраль Ватанны саклаучылар көне буларак бигеләнелеп үтә
Хәзерге вакытта товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты һәм иминлеге турындагы мәсьәлә дәүләт вәкилләрендә дә,гади кулланучыларда да зур кызыксыну уята. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле һәм халык мәнфәгатьләренә җавап бирә торган ысулы- бозылган хокукларны яклау гына түгел, аларны кисәтү һәм бетерү дә. Кулланучылар белән эшләү, иң беренче чиратта, аларны агартуга, закон тарафыннан бирелгән хокуклар, гарантияләр һәм яклау ысуллары белән танышуга юнәлдерелергә тиеш. Бу мәсьәләне хәл итүдә җирле үзидарә органнары да катнашырга тиеш.
2020 елның 7 февралендә Җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыятенең 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булып үтте.
29 нчы гыйнвар көнне Килдебәк авыл җирлеге гражданнары җыен булып узды
2020 нче елның 24 нче гыйнварында Килдебәк авыл мәдәният йортында «Йолдызлык-Саба 2020» эстрада сәнгате фестиваленең район сайлап алу туры узды
2019 елның җәй башында, Килдебәк авылында, шәхси эшмәкәр - Зиннәтова Алинә Хәйдәр кызы, кибет төзи башлады.
20 нче ноябрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында "Китап бәйрәме" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде
Килдебәк авыл җирлегендәге Мәртен авылында административ бина төзелеше дәвам итә.