28 декабрьдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хәйриячеләр ярдәме белән, полиция хезмәткәрләре белән берлектә «Полиция Кыш Бабае» акциясендә катнаштылар. Балигъ булмаганнарга татлы бүләкләр тапшырылды.
Гаилә елы кысаларында һәм Яңа ел алдыннан Казанда көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучыларның ата-аналары өчен матурлык буенча мастер-класслар оештырылды.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен балта остасы һөнәренә өйрәтү буенча чираттагы дәрес үткәрелде.
«Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларындагы чираттагы дәрестә Зәй районы «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләр стена һәм кесә календарьларын әзерләүнең мавыктыргыч процессына чумдылар.
19 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләреннән социаль хезмәт алучылар кар тылсымы дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар «Бомбей» боулинг үзәгендә булдылар. Чара Россиядә Гаилә елы кысаларында оештырылды.
Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар инде берничә ай дәвамында «Стильные традиции»кулдан туку остаханәсендә шөгыльләнәләр. Профориентациягә, иҗади потенциалны үстерүгә, психик процессларны тотрыклыландыруга һәм эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән чаралар.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар җитештерү объектларында төрле процесслар һәм технологияләр өлкәсендә үз белемнәрен киңәйтүне дәвам итәләр.
Бүген Арча район мәдәният йортында инвалидлар декадасы ябылуга багышланган бәйрәм концерты булды. «Шәфкать үзәге»нең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар бу бәйрәмдә кунак булдылар.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында берничә чара узды.