27 июльдә Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша табибка язылырга өйрәнделәр. Чара «Яңаны беләм» мөмкинлекләре чикле затлар өчен социаль-тирәлек тернәкләндерүе программасы кысаларында оештырылды.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар сабын ясау технологиясен үзләштерә башладылар. Хезмәт буенча инструктор Ләйлә Алексеева социаль хезмәт алучыларны кулдан сабын ясау процессы белән таныштырды.
21 июльдә Арча районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Без эшләргә иренмибез» дигән темага чара узды. Аның максаты – яшь буында хезмәт эшчәнлегенә кызыксынуны үстерү.
Мамадыш муниципаль районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар эстетик зәвыкны үстерүгә юнәлдерелгән мастер-класста катнаштылар.
«Инвалидларны социаль-тирәлек реабилитациясе һәм социаль-көнкүреш адаптациясе» программасын тормышка ашыру кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылар кеше тормышының һәм эшчәнлегенең төрле өлкәләре турында белем алалар, аларга көнкүрештә һәм социаль мохиттә уңышлы җайлашырга мөмкинлек бирә торган практик күнекмәләр алалар. Теоретик дәресләрдән тыш, алынган белемнәрне практикада эшләп чыгу каралган.
19 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен ачык һавада чара үткәрделәр.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Сабын ясау остаханәсе» дигән чара уздырылды. Ул иҗади күзаллауны үстерүгә, декоратив-гамәли иҗатка кызыксынуны арттыруга һәм яңа күнекмәләр алуга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Эврика» мәдәни үзәге базасында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класс узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре волонтерлык һәм ирекле оешмалар белән актив эшлиләр.