Бүген, 27 июль көнне, Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә пластилиннан яшелчә һәм җиләк-җимеш әвәләп ясау буенча дәрес узды. Анда көндезге төркемгә йөрүче 9 социаль хезмәт алучы катнашты.
Кичә, 26 июль көнне, «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Яңа Гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белән берлектә көндезге төркемгә йөрүче социаль хезмәт алучылар өчен нәфис фильм күрсәттеләр. Алдан үзәк белгечләре яшь кешеләр белән җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә катнашучы сигез кеше өчен салкын фарфордан әвәләп ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
2021 елның 1 июненнән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек эшли башлады.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасындагы көндезге төркемдә катнашучылар Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында мәдәни-агарту чараларында актив катнашалар.
11 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге бүлек социаль хезмәт алучылары шәһәр картиналар галереясендә экскурсиядә булдылар. Анда алар А la рrima рәсем ясау техникасы белән таныштылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тематик чаралар узды.
1 июль көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә «Түбәтәй» дигән мастер-класс узды. Чара иҗат остаханәсе эше кысаларында халык сәнгать һөнәрчелеген популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
28 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында көндезге бүлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Чәй бәйрәме» дигән темага дәрес үткәрделәр.
Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары «Паркта күңелле йөрү» чарасында катнаштылар. Ул парк ретриты технологиясе ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, табигать белән аралашу аша гармонияләштерүгә юнәлдерелгән иде.