21 июнь көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә «Товарлар. Товарны сайлау. Сатып алу» дигән темага семинар узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Виктория» спорт мәктәбе вәкилләре белән көндезге бүлек очрашуы булды.
6 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен футбол буенча мастер-класс үткәрелде. Чара Махсус Олимпиада чараларына әзерлек кысаларында үткәрелде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Т.В. Кузнецова һәм психолог С.Г. Ягудина тарафыннан эшләнгән «Күңелем утраучыгы» инновацион технологиясе кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан дистанцион психокоррекция чаралары уздырыла. Алар инвалидларга, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга, авыручы балаларның ата-аналарына онлайн-дәресләр форматында психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекнең социаль хезмәт алучылары өчен актерлык осталыгы буенча чара уздырылды.
26нчы май көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив бозылулары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә «Уңышка адымнар» дигән финанс уены үткәрелде. Чара социаль-тирә мохиттә адаптацияләнү буенча дәресләр кысаларында оештырылган.
23 май көнне Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Хокук бозуларны кисәтү» программасын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә мастер-класс узды. «Һава шары» дигән чара 3-5 июньдә республиканың Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнарында узачак International Balloon Fiesta җылылык аэростатларының беренче фестиваленә багышланган иде.
19нчы май көнне Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар белән цифрлы грамоталылык буенча дәрес үткәрелде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Җиңүгә юл» дигән спорт-патриотик программа оештырганнар.
Социаль-көнкүреш адаптациясе программасын тормышка ашыру кысаларында Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә гарденотерапия элементлары белән дәрес узган.