Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, көндезге тору бүлегендә, «Типография» инклюзив остаханәсе» программасы гамәлгә ашырыла башлады.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен «Түбән Кама» милли паркына экскурсия оештырылды. Анда алар «Корабельная роща» экологик сукмагы буйлап үттеләр.
Казан шәһәренең көндезге тору бүлеге карамагындагылар «Имин юллар» тематик чарасында булдылар. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан викториналар һәм интерактив уеннар оештырылды. Балалар саклану чараларының төрләре һәм әһәмияте турында белделәр. Иң кыюлары велосипедларда һәм самокатларда йөри алдылар.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары «Герат кыр почтасы» эзләү отрядлары берләшмәсенең «Солдат йолдызы» хәрби-тарихи музеенда булдылар.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең шәһәрнең төрле мәдәни учреждениеләре белән актив хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә көндезге тору бүлеге карамагындагыларга һәрьяклап иҗади яктан үсү мөмкинлеге бирелә. Дәресләрдә һәркемнең гармонияле шәхес формалашуга ярдәм итә торган индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алына.
30 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек итү һәм кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу максатыннан инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне үткәрелде.
Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар зоопаркта булдылар. Күчмә чара Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Күбрәк хәрәкәт ит – озаграк яшәрсең» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
23 июльдә «Пятерочка» сәүдә челтәре кибете һәм Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге табибка кадәрге беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәмендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар һәм аларның ата-аналары өчен Әлмәт шәһәренә сәфәр оештырылды. Чара Россиядә Гаилә елына һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.