20 мартта Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы Ксения Федорова «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашты. Кыз үз көчен «Спа-процедуралар өчен продукция җитештерү» компетенциясендә сынап караган.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Без Җиңү истәлегенә тугры!» физкультура-сәламәтләндерү чарасы узды.
«Гаилә» милли проекты кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучыларның әниләре һәм әбиләре өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Арча районындагы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә татар орнаменты төшерелгән уникаль шарфлар ясау буенча мастер-класс узды.
Югары Ослан үзәк хастаханәсенең профилактика кабинетында «Өмет утравы» комплекслы үзәге базасындагы көндезге тору төркеменең чираттагы дәресе узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гигиенага багышланган социаль-көнкүреш адаптациясе буенча дәресләр циклын дәвам итәләр.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору төркемендә аутистик спектры бозылган һәм менталь тайпылышлы балалар белән эшләүнең яңа ысулы – нарат һәм чыршы күркәләре кулланып уен массажы кертелде.
21 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Көчле рухлы» спорт чарасы узды.
«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган интерактив бәйрәм гаилә чарасы узды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегендә өстәл теннисы буенча турнир узды. Ярышларда барлыгы 11 спортчы катнашты. Алар үзләренең спорт осталыкларын гына түгел, ә спортта гына түгел, тормышта да бик мөһим булган үҗәтлек, ихтыяр сыйфатларын да күрсәттеләр.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә булган яшьләр «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар. Алар өчен «Бию калейдоскобы» программасы оештырылды.