Яр Чаллы шәһәрендәге «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең штат психологы көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары белән үз-үзеңне конфликтлы тотышны кисәтү буенча дәрес үткәрде.
17 гыйнвар көнне Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Алия Сафина 2025 ел символын ясау дәресе үткәрде. Чарада көндезге тору төркеменә килүчеләр катнашты.
Луганск Халык Республикасы Хезмәт һәм социаль сәясәт министрлыгы делегациясе Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды.
Бүген Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә төркемле музыкаль мастер-класс узды.
Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең мәдәни ял оештыру буенча белгече Таңсылу Хөснуллина «Россия төбәкләре социаль учреждениеләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталыкны иң яхшы тәкъдир итүгә өченче төбәкара смотр-конкурс – 2024»нең төбәк этабында 2 урынны яулады.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Фән һәм техника атналыгы кысаларында физкультура-савыктыру чарасы узды. Анда көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары катнашты.
13 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар белән «Раштуа утырышлары» дигән чара үткәрелде. Ул үз халкыңның гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт, мәдәни мирас белән бәйле булу хисе формалаштыруга юнәлдерелгән.
15 гыйнвар – Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне. Бу дата алдыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Алия Сафина кошлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада көндезге тору төркеменнән социаль хезмәт алучылар катнашты.
Яшел Үзән районында көндезге тору төркеме бүлекчәсе педагогларының иҗади командасы мәктәпкәчә учреждениеләрдәге коллегаларына аутистик спектры бозылган һәм башка менталь тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә заманча нәтиҗәле технологияләрне, формаларны һәм методларны куллану тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Әтнә районындагы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә менталь тайпылышлары булган гражданнар өчен көндезге тору төркеме эшли.