Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә социаль хезмәт алучы белән дәрес үткәрде. Чараның темасы – «Һөнәрләр белән танышу».
Шушы көннәрдә Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр белән бергә медицина персоналы белән танышу һәм аларның кайда һәм ничек эшләвен белү өчен заманча ашыгыч ярдәм подстанциясенә юл тоттылар.
Чираттагы дәрестә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге көндезге тору төркемендә катнашучылар «Монополия» өстәл уены уйнадылар.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр «Минем яраткан әбием һәм бабам» иҗади конкурсында катнаштылар. Бөтенроссия конкурсы Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында социаль хезмәт алучы белән көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрде.
9 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Спорт экстремизмга һәм террорчылыкка каршы» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.
3 сентябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәрес узды. Социаль хезмәт алучылар принтер белән таныштылар.
Теләче районында «Ярдәм кулы» программасы кысаларында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучы белән йортны җыештыру темасына сөйләштеләр.
27 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркемендә булган яшьләр өчен Кляшево авылының модель китапханәсенә экскурсия оештырылды.
27 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Россиядә Гаилә елына презентация ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланды.