Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, вакцинацияләү, өстәмә медицина тикшерүе, паллиатив медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансер күзәтүе үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә китерүне дәвам итә.
Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова көндезге тору төркемендә катнашучылар белән «Мозартика» уен технологиясен кулланып дәрес үткәрде.
26 сентябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр белән чираттагы дәрес булды. Чара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне социомәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Чикләрсез иҗат» проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәге белгечләре кулинар мастер-класс оештырдылар.
Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүче социаль хезмәтләр алучылар өчен даруханә пунктына баруны оештырдылар. Чараның максаты –мөстәкыйльлекне һәм көндәлек тормышта адаптацияне үстерү.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемендә катнашучылар кибеттә экскурсиядә булдылар. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре оештырды.
Патриотик тәрбия буенча чаралар планы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы көндезге тору төркеме белән дәрес үткәрде.
Сентябрь башында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр өчен СберБанк бүлекчәсенә мәгълүмати экскурсия оештырды. Чара халыктан акча урлауны профилактикалауга юнәлдерелгән иде.
22 августта Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы волонтерлар белән берлектә «Флагның өч төсе» акциясен үткәрде. Шәһәр паркында балалар Лениногорск халкына ил флагын символлаучы тасмалар тараттылар. Акциядә 30дан артык социаль хезмәт алучы катнашты.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган «Төрле төстәге дөнья» клубында катнашучылар районның тарихи урыннары буенча сәяхәтләрен дәвам итәләр.