ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Мөстәкыйльлекне үстерү һәм көндәлек тормышта адаптацияләү максатыннан, көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен даруханәгә бару оештырылды. «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре алдан ук дәрестә даруханәгә баруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Август башында Минзәлә муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменә йөрүчеләрнең әти-әниләре белән берлектә «Калейдоскоп» программасы кысаларында шәһәр кафеларының берсендә бәйрәм оештырдылар. Чараның төп максаты җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белем формалаштыру иде.


10
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы көндезге тору төркемендә тренинг дәресләре үткәрде. Чарада биш кеше катнашты.


4
август, 2023 ел
җомга

3 август көнне Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ләйсән Хөсәенова һәм Фәния Гайнетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр.


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре менталь инвалидлыгы булган социаль хезмәтләр алучылар белән дәрес үткәрделәр. Чара кулларның вак моторикасын, төсләрне кабул итүне, иҗади күзаллауны үстерүгә юнәлдерелгән иде.


28
июль, 2023 ел
җомга

Лаеш муниципаль районының «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ял итү эшчәнлеген оештыру буенча эш алып барыла. Чараның максатлары – гражданнарның социомәдәни киңлеккә оптималь керүе һәм социомәдәни элемтәләрне торгызу.

Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеменнән эшләмәүче яшьләр өчен «Пятерочка» азык-төлек кибетенә бару оештырдылар.

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2021 елдан менталь инвалидлар өчен көндезге тору төркеме эшли.


21
июль, 2023 ел
җомга

20 июльдә Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә социаль хезмәтләр алучылар белән чираттагы дәресләр үткәрделәр.


19
июль, 2023 ел
чәршәмбе

18 июльдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә булдылар. Егетләр һәм кызлар өчен «Роботлар иленнән качу» мультипликацион фильмын карау оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International