Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова кызыклы дәрес үткәрде. Аның җитәкчелегендә көндезге тору төркеменең тугыз әгъзасы пластилиннан мандалалар ясадылар.
Бөтендөнья театр көне алдыннан «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре Сабир Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрында булдылар.
27 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья театр көне уңаеннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен мәдәният йортына бару оештырылды.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрделәр.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркеме өчен «Сезон буенча кием сайлау» дигән чираттагы коррекция-үсеш дәресе үткәрелде. Чара «Калейдоскоп» программасы кысаларында оештырылды. Аның максаты – шәхеснең көнкүреш, хезмәт эшчәнлегенә әзерлеген формалаштыру һәм вакыт һәм киңлектә ориентацияләнгәндә мөстәкыйльлекне үстерү.
Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгечләр һәм психологлар көндезге тору төркеме белән иҗади дәрес үткәрделәр.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре кулинария дәресе үткәрделәр. Анда көндезге тору төркеменә йөрүчеләр катнашты.
14 мартта Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч һәм психолог көндезге тору төркеме өчен «Язны көтеп» дәресе үткәрделәр.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә атналык дәресләр барышында социаль хезмәт алучылар иҗат белән шөгыльләнәләр, бер-берсе белән аралашалар.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Халык Май чабуы–2023» дигән чара узды. Анда социаль хезмәт алучылар һәм көндезге төркемгә килүчеләр катнашты.