ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Социаль хезмәтләр алучы Анна Эккемеева «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә даими рәвештә дәресләргә йөри. Кыз бик теләп кул эшләре белән шөгыльләнә.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

18 октябрьдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркеменең чираттагы дәресенә ЮХИДИ инспекторы чакырылган иде. Чараның максаты юл хәрәкәте иминлеге турында күзаллау, урамда ориентлашу күнекмәләрен формалаштыру иде.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

14 октябрьдә Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре барлык чараларны да «Минем әти – үрнәк һәм таяныч» Бөтенроссия гаилә флешмобына багышладылар.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Людмила Голубева һәм Лилия Антонова көндезге тору төркемендә «Миләш мотивлары» дигән чара уздырдылар.

4 октябрьдә Әлмәт районы «Опека» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм психологлары көндезге төркем белән әби-бабайларны тәбрикләделәр. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар «Өлкәннәр көненә открытка» мастер-классында катнаштылар.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

4 октябрьдә узган «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес өлкәннәр декадасына багышланган иде. Социаль хезмәт алучылар үзләренең өлкән яшьтәге әти-әниләре өчен котлау открыткалары ясадылар.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре менталь бозылышлары булган кешеләр белән эшләүдә тирә-юньдәгеләр белән аралашу кыенлыкларын җиңеп, психо-эмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән яңа коррекция һәм үстерү технологияләрен кулланалар.


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Кичә Әлмәтнең «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә көндезге эш буенча белгеч һәм психолог «Пластилин мультфильмнар дөньясында» дигән чара уздырганнар.

Кичә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге төркемдә чираттагы дәрес узды. Социаль хезмәтләр алучы кызлар үзләре өчен әзер комплектлардан беләзекләр әзерләгәннәр. Кемдер номерлар буенча картиналар буяды, кемдер ябыштырды.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре көндезге төркемдә иҗади дәрес уздырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International