ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эмиль – инвалидлыгы булган яшь кеше. Ул әти-әнисе һәм әбисе белән яши. 2021 елдан Эмиль аутист буларак социаль хезмәтләр ала.


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үз куллар белән тылсым» проектын тормышка ашыру тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, проект Татарстан Республикасында «Иҗтимагый инициатива–2021» социаль проектлар конкурсында җиңүче дип табылды. Проект 18-40 яшьләрдәге мөмкинлекләре чикләнгән затларны адаптацияләү һәм социальләштерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» проектын тормышка ашыру кысаларында 11 июль көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә бисер белән чигү буенча мастер-класс оештырганнар. Чарада көндезге төркемнән җиде кеше катнашты.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

28 июнь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья һәркемгә бер» программасы кысаларында көндезге төркемдә дәрес узды.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге төркемдә катнашучы җиде кеше өчен сенсор бүлмәсендә дәрес узган. Чара гражданнарның психофизик һәм эмоциональ сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән иде.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

21 июнь көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә көндезге төркем белән «Акварель белән буя!» дигән дәрес үткәрделәр. Катнашучылар гипстан фигуралар ясадылар.

21 июнь көнне Минзәләдә Ленин ис. паркта халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге төркеменә йөрүче яшь инвалидлары өчен «Сабын куыклары тамашасы» дигән күңелле бәйрәм оештырылган.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

21 июнь көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья һәркемгә бер» программасы кысаларында көндезге төркемдә чираттагы дәрес узды.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген, Балаларны яклау көнендә, республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә балалар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чаралары уза.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече аутистик спектрда тайпылышлары булган 18-40 яшьлек кешеләр белән чираттагы дәрес үткәргән. Көндезге төркем эше кысаларында очрашулар вакытны үткәрү ысулы гына түгел, ә аралашу һәм тормыштан кызыклы мизгелләр белән уртаклашу мөмкинлеге дә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International