ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

Көндезге төркем эшчәнлеге кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге вәкилләре С.Р. Изамбаева һәм С.М. Гыйззәтова белән очрашу узды.


26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

23 нче май көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә чираттагы очрашу булып узды. «Син барысын да булдырасың!» программасы кысаларында гаилә белән эшләү буенча белгечләр Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова декупаж буенча мастер-класс үткәрделәр.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

23 май көнне Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Сәламәтлекне ныгыту алымнары» дигән дәрес үткәрде. Чарада көндезге төркемнән җиде кеше катнашты.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген «Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проекты кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре язгы мотивлар белән сабын ясау буенча мастер-класс уздырганнар. Әлеге чарада көндезге тору төркеменең 7 социаль хезмәт алучысы катнашты.


13
май, 2022 ел
җомга

Лениногорск шәһәрендә яшәүче 2 нче төркем инвалид Михаил Т. «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә оештырылган интеллект бозылулары, аутистик спектры бозылулары булган 18-40 яшьлек кешеләр өчен көндезге тору төркемендә катнаша.


6
май, 2022 ел
җомга

«Син барын да булдырасың!» 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге инвалидларны социаль яклау программасы кысаларында бүген Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге төркемдә чираттагы очрашу узды. Ул Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

6 нчы май көнне Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидулина һәм Зилә Мөдәрисова көндезге төркем эше кысаларында интеллекты бозылган затлар белән чираттагы чара уздырганнар.


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

4 май көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре «Минем кәефем» дип исемләнгән дәрес үткәрделәр. Чарада көндезге төркемнән сигез кеше катнашты.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Көндезге эш төркеме кысаларында Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Инна Кириченко һәм Гөлнара Пряничникова 18-40 яшьлек аутистик спектрда тайпылышлары булган затлар өчен чираттагы дәрес уздырганнар.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алган 27 апрельдә Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинг дәресе үткәрде. «Шәхеснең коммуникатив сыйфаты буларак тыңлау» дигән темага үткәрелгән чарада көндезге төркемдә катнашучылар арасыннан алты кеше катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International