ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Классик аэробика» дигән мастер-класс үткәрелде.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

18 апрельдә, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре Биектау районының Камай авылы территориясендә урнашкан Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгына экскурсия оештырганнар. Чарада көндезге төркемнән җиде кеше катнашты.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Син булдырасың!» программасы кысаларында эш дәвам итә. Ул интеллект бозылулары булган 18-40 яшьлек инвалидларны социальләштерүгә юнәлдерелгән.

5 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Һәркемгә бер дөнья» программасы кысаларында көндезге төркемдә чираттагы дәрес узды. Яшьләр төрле техникаларда иҗади эшләр башкардылар: энкаустика (балавыз белән рәсем ясау), пирография (агачны яндырып рәсем ясау), крючок белән бәйләү.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Буа «Гармония» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге психологы Альбина Сәгъдиева менталь тайпылышлары булган затларны гадәти социомәдәни тормышка интеграцияләү максатыннан тренинг уздырды. Чарада көндезге тору төркеменең социаль хезмәт алучылар катнашты.


25
март, 2022 ел
җомга

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге төркем белән чираттагы дәрес үткәргәннәр.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

21 мартта бөтен дөньяда Даун синдромлы кешеләр көнен билгеләп үттеләр. Хәзерге дөньяда мондый синдромлы кешеләр – җәмгыятьнең укый, үсә, эшли, гаилә кора һәм билгеле бер үрләргә ирешә торган актив әгъзалары. Аларга вакытында ярдәм күрсәтү бик мөһим, педагогик яктан гына түгел, психологик яктан да. Ярдәм ни кадәр иртә күрсәтелсә, социумга җайлашу шулкадәр җиңелрәк булачак.


18
март, 2022 ел
җомга

17 март көнне көндезге төркем эше кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 18-40 яшьлек аутистик спектры тайпылышлары булган кешеләр өчен чираттагы дәрес уздырганнар.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы һәм «Син барысын да булдырасың!» программасы кысаларында бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан интеллекты бозылган, аутистик спектрдагы тайпылышлары булган 18-40 яшьлек яшь инвалидлар өчен православие храмына экскурсия оештырылган инде.


5
март, 2022 ел
шимбә

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре көндезге төркем өчен печенье һәм салат әзерләү буенча мастер-класс оештырдылар. Балалар теләк белән эшләделәр, тырышлык һәм фантазия күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International