ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

3 нче март көнне Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге төркемдә «Төрле төстәге дөнья» клубы кысаларында чираттагы дәрес узды. Дәресне яшүсмерләр-яшьләр клубы хезмәткәрләре һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үткәрде.


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркем туплау дәвам итә. 


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 21 февральдә Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Аралашырга өйрәнәбез» дигән тренинг дәресе үткәрде. Проект социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын алган. Чарада көндезге төркемдә катнашучылар арасыннан 8 кеше катнашты.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 16 февраль көнне Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинг дәресе үткәрде. «Үз хисләрем белән идарә итәм» дигән чарада көндезге тору төркеменнән җиде кеше катнашты.


11
февраль, 2022 ел
җомга

9 нчы февраль көнне Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18-40 яшьлек кешеләр белән чираттагы очрашу уздырганнар.


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

«Син барысын да булдырасың!» менталь тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү программасы кысаларында бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә быел беренче тапкыр көндезге төркемдә очрашу узган.

2022 нче елда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дигән көндезге төркем белән дәресләр дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International