«Тигез мөмкинлекләр дөньясына юл» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 16 февраль көнне Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тренинг дәресе үткәрде. «Үз хисләрем белән идарә итәм» дигән чарада көндезге тору төркеменнән җиде кеше катнашты.
9 нчы февраль көнне Лениногорск муниципаль районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18-40 яшьлек кешеләр белән чираттагы очрашу уздырганнар.
«Син барысын да булдырасың!» менталь тайпылышлары булган инвалидларны социальләштерү программасы кысаларында бүген Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә быел беренче тапкыр көндезге төркемдә очрашу узган.
2022 нче елда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Дөнья барыбыз өчен дә бер» дигән көндезге төркем белән дәресләр дәвам итте.