Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ярма терапиясе элементлары белән пластилинография буенча мастер-класс үткәрелде. Көзге тема сайладылар – гөмбә сурәтләргә булдылар.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар фотосессиядә беренче тапкыр гына катнашмый. Бу юлы фотога төшү өчен җылы көзге төсләр сайладылар.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр декадасында кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсен оештыру күркәм традициягә әверелде.
27 сентябрьдә Олы Кайбыч авылында Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларының социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшелчә һәм җиләк-җимеш кисү сәнгатенең нигезләрен өйрәнәләр. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендәге «Во саду ли, в огороде» түгәрәгендә катнашучылар фигуралы рәвештә ташкабак кисәргә өйрәнделәр.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидлар, социаль хезмәтләр алудан тыш, үзләрендә яңа сәләтләр дә ачалар. Шундый кешеләрнең берсе – 76 яшьлек Надежда Семашкина, пенсионер һәм хезмәт ветераны.
Еш кына картлыкны тормышның көзе дип атыйлар. Бу чорда аеруча өлкән яшьтәге кешеләрнең эмоциональ хәләте бозыла.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясен оештырдылар. Учреждениедә яхшы китапханә бар. Интернат-йортта яшәүчеләргә файдаланырга уңайлы булсын өчен, ул берьюлы ике катта урнашкан.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шашка һәм домино буенча дусларча турнир узды. Чара «Актив озак гомерлелек» программасы кысаларында уздырылды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында төсле кәгазьдән аппликацияләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараны Россиядә Гаилә елына багышладылар, шуңа күрә мәхәббәт һәм бер-береңә яхшы мөнәсәбәтне символлаштырган йөрәкләрдән һава шарлары ясарга булдылар.