ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне – Рус теле көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар үзәк китапханәгә экскурсиягә бардылар, анда А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган чара узды.

Бүген бөек рус классигы А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулу билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль хезмәт алучылар белән берничә чара үткәргәннәр.

Бүген, Рус теле көнендә, Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Пушкин көне» дип исемләнгән танып-белү чарасы узды. Чара А.С. Пушкин иҗатына багышланган, 6 июньдә аның тууына 223 ел тулды.


3
июнь, 2022 ел
җомга

Өлкәннәр сәламәтлеген яхшыртуга һәм аларның физик активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән «Һавадан сәламәтлек» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр даими рәвештә социаль хезмәтләр алучылар өчен урманга сәяхәт оештыралар. Бүгенге сәфәрнең максаты – фитобарда хуш исле чәй әзерләү өчен үсемлекләр җыю иде.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылары әңгәмә, викторинада катнаштылар, скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Саф һавада тематик аралашу сәламәт туклану һәм артык ризыктан баш тарту көне кысаларында оештырылды, ул 2 июньдә билгеләп үтелә.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2 июнь көнне пластилинография буенча мавыктыргыч дәрес узды. Социаль хезмәт алучылар тәрбияче Татьяна Елисеева белән бергә «Болында болан баласы» дигән матур күләмле рәсемнәр ясадылар.


1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Алсу Әмирова «Парк ретриты» технологиясе буенча чара үткәрде. Аның максаты – өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Татьяна Елисеева «Фетрдан аппликация ясау» дигән дәрес үткәрде. 

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт буенча инструктор Илзидә Габидуллина җитәкчелегендә көн саен хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрелә.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кызыклы шахмат-шашка турниры узды. Чарада Алабуга психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар, шулай ук ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International