ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр уза. Социаль хезмәтләр алучылар текстны бастырырга өйрәнәләр, мәгълүмати технологияләр мөмкинлекләре белән танышалар. Чаралар өлкән яшьтәге кешеләргә үз-үзләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә уңай мөнәсәбәтне саклау өчен яңа күнекмәләр һәм осталык алуга юнәлтелгән.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында системалы рәвештә суларга һәм хәрәкәт итәргә өйрәтәләр. Укулар онлайн-форматта «Старость в радость» Хәйрия фонды химаясе астында үткәрелә.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән буын гражданнарына өстәмә белем бирүне оештыру проектын тормышка ашыру максатыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Туган як тарихы» һәм «Сәламәт озын гомер. Үз-үзеңә ярдәм итү нигезләре» программалары буенча укулар оештырылды.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр уздырылган.

Май чабу атнасының беренче көнендә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Пульс» актив пенсионерлар клубы әгъзалары «Май чабу бәйрәме безгә килә!» күңел ачу чарасы уздырды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар кулинария мәктәбе дәресендә катнаштылар. Пешекче Гүзәл Абдуллина җитәкчелегендә алар винегрет әзерләделәр.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Май чабу бәйрәме киң» дип исемләнгән бәйрәм-күңел ачу чарасы узды.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

28 февраль көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яраткан Май чабу бәйрәме» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша булып узды. Күңелле чара интернат-йорт территориясендә социаль хезмәт алучылар катнашында узды.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗат потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.

Өлкәннәр белән эшләүнең перспективалы алымнарының берсе – үз тормыш ресурсларыннан файдалану, алар арасында истәлекләр дә зур әһәмияткә ия. Хатирәләр терапиясе, яки ретротерапия – ул үз тормышыңның әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә торган өлкән кешеләр белән социаль эш алымы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International