ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Кама Тамагы районында яшәүче 33 яшьлек Җамалиев Рамил 2022 елның июнендә эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруга социаль контракт төзегән.


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанда социаль контракт нигезендә дәүләттән ярдәм алган авыл халкы үз тәҗрибәләре һәм уңышлары белән уртаклаша. Чүпрәле районыннан Лилия С. шәхси хуҗалыкны оештыруга социаль контракт төзеде һәм контракт кысаларында бүлеп бирелгән акчага сыер сатып алды. Хәзер гаилә сөт сату белән шөгыльләнә.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәһәр һәм районның инициативалы халкына үз эшләрен ачарга ярдәм итә.

Лениногорск шәһәрендә яшәүче Алинә А. – маникюр остасы. Хатын-кыз озак вакыт үз эшен ачарга һәм чын профессионал булырга хыялланып йөргән. Ләкин хыялын тормышка ашыру өчен финанс чаралары булмаган.


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз керемле гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барыла.


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тегү дәресеннән соң үзәк карамагындагы хатын-кыз тегү остаханәсен ачуга социаль контракт рәсмиләштерергә карар кабул иткән.


5
август, 2022 ел
җомга

Республикада дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү тәртибе турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла. Алар социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәменә дә кагылачак. Шәхси эшмәкәрлек эшчәнлегенә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме 250 меңнән 350 мең сумга кадәр, ә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен 75 меңнән 200 мең сумга кадәр күтәрелер дип көтелә.

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында 2021 елның гыйнварында ведомствоара учетка Ивановлар гаиләсе куелган (фамилия үзгәртелде). Ивановларның даими эш урыны булмаган, алар алкоголь бәйлелектән интеккәннәр, гаилә керемен очраклы хезмәт хакы тәшкил иткән. Моннан тыш, гаиләнең матди хәле кредитлар һәм микрозаймнар аркасында начар иде. Ивановларның балигъ булмаган өч кызы әти-әнисенең игътибарыннан мәхрүм ителгән иде.


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бизнес-проектны уңышлы яклап, Анастасия 75 мең сумлык социаль контрактка кул куйган һәм салым инспекциясендә үзмәшгульлекне теркәгән, маникюр һәм педикюр остасы кабинетын ачкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International