ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Төп максаты-буаның биологик төрлелеген арттыру. Су үсемлекләре  белән сыйланырга яратучы балык сулыкны чистартырга ярдәм итәчәк.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә барысы да көтеп алган һәм яраткан «Көзге бал»бәйрәме узды. Бу бәйрәм елның иң матур чоры-көзгә багышланган.

Катгый һәм гадел жюри  алдында 7-8 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Конкурсның программасы кызыклы һәм төрле иде. Балалар җырлар җырладылар, көзге кул эшләрен тәкъдим иттеләр, ә иң истә калырлыгы «Көзге дефиле»конкурсы булды. Яшь модниклар чыгыш ясаган киемнәр  үзенчәлекле һәм матур иде.

Ә 9-11 сыйныф укучылары өчен чын акыл, юмартлык һәм оптимизм конкурсы узды. Конкурста һәр сыйныфтан бер пар катнашты. Һәр парга катлаулы, әмма хәйләкәр конкурслар узарга тәкъдим ителде. Катнашучылар һәр биремне бишлегә үтәделәр.

 

Программа ахырында жюри чыгыш ясаучыларны бәяләде, төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. Бу көзге бәйрәм залда утыручыларның барысының да күңелендә озак сакланыр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

25
октябрь, 2019 ел
җомга

23.10 МИШӘ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ ХЕЗМӘТ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ АРАСЫНДА 2019 ЕЛГЫ СЕЗОН МИНИ -ФУТБОЛ ЯРЫШЫ ЧЕМПИОНАТЫНЫҢ ФИНАЛ ӨЛЕШЕ.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Истәлекле даталар белән котлау районыбызда матур традициягә әверелде.

21 октябрь көнне Лесхоз бистәсендә яшәүче Евдокимова Диләрә Зәкәр кызына 90 яшь тулды.

Бу көнне аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Р. Кәримов, Мишә авыл җирлеге башлыгы А. Х. Гатиятуллин котладылар.

Юбилее белән котлап, алар, Диләрә Зәкәр кызына, күпьеллык намуслы хезмәте өчен хөрмәт  белдерделәр. Аңа чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннары игътибарын һәм ярдәмен, иминлек һәм озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.       

 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

18
октябрь, 2019 ел
җомга

17 октябрь көнне, Килдебәк авылы мәдәният йортында, «Тату сыйныф серләре» республика конкурсы муниципаль этабының икенче зона туры узды. Анда, Килдебәк, Лесхоз, Сабабаш, Юлбат  мәктәпләре,  гаилә һәм мәктәп эшчәнлеген яктыртып, көч сынаштылар.Бәйгенең икенче туры итеп “Без бергә” конкурсының “Иҗади гаилә” номинациясендә чыгыш игълан ителгән иде. Лесхоз мәктәбе данын Новиковлар гаиләсе һәм Сабабаш мәктәбе данын Габдрахмановлар гаиләсе яклады.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Сабабаш авыл мәдәният йорты житәкчесе Сабабаш авыл халкы өчен Сабабаш-Лесхоз-Саба маршруты буенча экскурсия оештырды. Алар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, "Кыңгыраулар" музеенда булдылар. Сувенир цехының һәм Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең эш процесслары белән таныштылар. Аннан Байлар Сабасында «Сабантуй»күңел ачу үзәгендә булдылар. Экскурсия барышында районныбыз икенче яктан ачылды. Һәр урын үзенең мавыктыргыч һәм матур булуы белән аерылып торды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

11
октябрь, 2019 ел
җомга

Урман атнасы" республика күләмендәге табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2017 елдан бирле үткәрелә. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлегендә әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

10 октябрь көнне Сабабаш авыл клубы мөдире​ балалар өчен "Саба районы тарихы" дип исемләнгән документаль фильм карауны оештырды.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

4
октябрь, 2019 ел
җомга

1 октябрь көнне "Яшьлек" үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган "Ягез әле, әбиләр" дип исемләнгән спорт бәйрәме узды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International