15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Шул уңайдан Мишә авыл җирлегендә дә чаралар үтте.
8 май көнне, Лесхоз мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Җиңү белән чәчәк атучы май” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы узды.
Мишә авыл җирлегендә сугыш һәм тыл ветераннарына котлау открыткалары һәм пакетлар тапшырылды.
Мишә авыл җирлеге үзешчәннәре Мамалай авылы клубы сәхнәсендә «Яшьлегем эзләре” дип аталган театральләштерелгән иҗат – отчёт концерты куйдылар.
Берничә ел рәттән, Бөек Ватан сугышында Җиңү уңаеннан,“Георгий тасмасы” акциясе ил буенча дәвам итә.Ул – ветераннарны яшь буын белән бәйли торган чара булып тора.
Мәрхүмнәрнең истәлегенә хөрмәтле мөнәсәбәт - халыкның культурасы һәм тормышка мөнәсәбәтнең чагылу күрсәткече. Шуңа күрә зиратларны, авылдашлар җирләнгән урыннарны чисталыкта һәм тәртиптә тоту - исәннәрнең изге бурычы.
Мишә авыл җирлегендә ,санитар-экологик икеайлык кысаларында, урманнарны тәртипкә китерү, чистарту буенча өмәләр дәвам итә.
2019 елның 27 апрелендә Мишә авыл җирлегендә «Урман утырту көне»акциясе узды
Тукай туган көн республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.
27 нче апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Чернобыль – җир фаҗигасе»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате оештырдылар һәм үткәрделәр.