9 нчы сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы. Аттестат алу – һәр укучы өчен мөһим вакыйга, чөнки аттестат-мәктәпне тәмамлаучыларның уңышларына гомуми бәя бирү генә түгел, ә күп кенә балалар өчен олы тормышка юллама да. Шәкертләребез белән горурланырбыз дип ышанабыз! Уку йортларына уңышлы укырга керү, кадерле чыгарылыш укучылары!!! Хәерле юл!!!
11 нче сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы. Аттестат алу – һәр укучы өчен мөһим вакыйга, чөнки аттестат-мәктәпне тәмамлаучыларның уңышларына гомуми бәя бирү генә түгел, ә күп кенә балалар өчен олы тормышка юллама да. Шәкертләребез белән горурланырбыз дип ышанабыз! Уку йортларына уңышлы укырга керү, кадерле чыгарылыш укучылары!!! Хәерле юл!!!
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр . Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты,нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар . Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас,истә кала торган урыннары күп.
Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган чишмә буйлары, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый . Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның барча кешеләре күңелгә бик тә якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә-әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.
06 июль көнне Сабабаш авыл клубы хезмәткәре, Килдедебәк китапханәчесе һәм дә авылыбыз яшләре белән берлектә, җыр биюле төрле уеннар белән авылдашлар очрашуы уздырды. Әлеге бәйрәмгә шушы авылда кайчандыр туып үсеп, чит җирләрдә яшәп ятучы якташлар биредә гөмер итүче олы кечесе җыелды. Бәйрәм тамашасы күңелле уеннар, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Халык җырлап, биеп, уеннарда актив катнашып, күңелле ял итте. Әлеге авылдашлар очрашуы авыл халкына дуслык күперләрен ныгытып алга таба да бердәм булып яшәр өчен илһам бирде.
7 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Минем гаиләм - минем ныгытмам" уен программасын үткәрделәр. Күңелле һәм мавыктыргыч ярышларда безнең авылның дус гаиләләре катнашты. Командалар төрле спорт конкурсларында ярыштылар һәм тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыкларын сынап кына калмадылар, ә үзләрен зур бердәм спорт гаиләсе итеп хис иттеләр. Уеннар мавыктыргыч, күңелле килеп чыкты, күп кенә уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды, ә иң мөһиме, актив ял, спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды. Чара ахырында барлык гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
7 июльдә "Нургали" мәчете янындагы лагерьның соңгы көне булды, аны Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл имамы оештырды. Бүгенге көн балалар өчен иң күңелле көн булгандыр. Әхмәт-хәзрәт лагерьны өй эшен тикшерүдән башлады. Аннары иң яраткан уен - жетоннарны бүләкләргә алмаштыру башланды. Балалар үзләренә ошаган бүләкләрне аукцион ярдәмендә алдылар. Соңыннан аларны кайнар коймаклы тәмле лимонад көтте. Бу ял көннәре балалар өчен файдалы булды дип ышанабыз.
6 июльдә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре чираттагы театральләштерелгән экскурсияне оештыралар. Безнең экскурсия популярлашып килә һәм безгә күрше районнардан гына түгел, ә башка шәһәрләрдән дә киләләр. Бүген Казан шәһәреннән кунаклар кабул ителде. Балалар һәм аларның әти-әниләре әкият урманына эләгәләр, анда алар төрле әкият геройлары белән очрашалар һәм тылсымлы сандыкны табар өчен киртәләр үтәләр. Барысы да бик күп якты һәм уңай эмоцияләр алдылар
"Бер яхшы сыйфат бар: ул кешегә ия булганда, ул Аллаһы Тәгаләгә якынрак була. Бу сыйфат-башкаларның гөнаһларын яшерү."Нургали" мәчете янындагы лагерьның 4 көне нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Аннары балалар кәгазьдән эшләнмәләр ясадылар. Көн ачык һавада актив уеннар белән тәмамланды.
Мишә авыл җирлегендә Әхмәд хәзрәт, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырган «Нургали» мәчете янындагы лагерь эшен дәвам итә. Һәр көн лагерьны ачу һәрвакыттагыча намаз белән башлана , балалар мөселман мультфильмын карый, алфавит өйрәнә. Шулай ук балаларга уен программасы әзерләнә, анда барысы да рәхәтләнеп катнаша.
Бүген, 2024 елның 01 нче июлендә Сабабаш авылында яшәүче Набибуллин Василий Сафа улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мишә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла.