28 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш клубы хезмәткәрләре үзешчән сәнгать белән бергә, тамашачыга "Милләт яме - йола-бәйрәмнәрдә" фестиваль - конкурсына "Аулак өй" сәхнәсен тәкъдим иттеләр.
Хөрмәтле Мишә авыл җирлегендә яшәүчеләр! 1 декабрьгә кадәр салымнар түләнергә тиеш!
Террорчылык! Бу сүз кайдан килеп чыккан? Нәрсә йөртә? Мондый хәлдә үзеңне ничек тотарга? Аның белән ничек көрәшергә? Бүген, 25 октябрьдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Өйдә, урамда һәм җәмгыятьтә тормыш өчен куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Россиядә 15 октябрьдә билгеләп үтелә торган Әтиләр көне бик яшь бәйрәм. Аңа өч яшь кенә. Бүгенге бәйрәмнең үз үзенчәлеге бар: ул һәр җирдә балаларны, гаиләләрне яклауга, традицион гаилә кыйммәтләрен һәм Ватанны саклауга багышлана. Традиция буенча һәр җирдә төрле спорт һәм уен чаралары бара. Аларның ачык юнәлеше бар-әтиләр балаларга җитезлек, чыдамлык һәм куркынычсызлык өйрәтәләр. Менә Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә, 17 октябрьдә, әтиләр өчен бәйрәм оештырдылар, Анда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре музыка белән катнаштылар. Әтиләр, әниләр һәм балалары спорт ярышларында катнаштылар, шулай ук үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр.
Россиядә әтиләр көне — иң яшь бәйрәм, әмма елдан-ел популярлаша бара. Бу очраклы түгел, чөнки әти, әни кебек үк, һәр кешенең тормышында иң мөһим кеше.
11 октябрьдә Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Сабабаш төп мәктәбе белән берлектә "Әти-гаилә терәге"дип аталган музыкаль-уен программасын үткәрде, анда балалар әтиләре белән катнашты. Чара барышында балалар әтиләре белән берлектә викторина сорауларына җавап бирделәр, әтиләре турында табышмакларны чиштеләр, барлык конкурсларда актив катнаштылар.Конкурслар балалар һәм авылдашларның концерт номерлары белән үрелеп барды.
Сабабаш авылында аренда торагы төзелеше
11 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән «Гадәттән тыш хәлләр калейдоскобы» дәрес – тренинг үткәрделәр. Дәреснең максатлары: халыкны " Гадәттән тыш хәлләр "дип аталырга мөмкин булган ситуацияләр, гадәттән тыш хәлләр белән таныштыру; катлаулы ситуацияләрдә чишелеш табу күнекмәләрен үстерү; куркынычның нинди булуы һәм ни өчен барлыкка килүе турында күзаллау формалаштыру; тормыш өчен куркыныч булган ситуациядә теоретик һәм практик белемнәрне һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту.
Өлкәннәр көне-чиксез кадерле кешеләребезнең игелекле һәм якты бәйрәме, анда без әти-әниләребез, әби-бабаларыбызның аерым игътибарын җәлеп итәбез. Бу көнне һәр өлкән буын вәкиленә сәламәтлек һәм озын гомер теләүләре белән рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү декадасы кысаларында, 9 октябрьдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Югары Симет, Иске Мичән, Кызыл Мишә һәм Чабья-Чурчи мәдәният йортлары белән берлектә, Саба районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннары өчен "Ябалакта кунакта" паркында театральләштерелгән экскурсия үткәрделәр. Аннары алар Саба урманчылыгы музеенда һәм Лесхоз мәдәният йорты каршындагы "Колокол" музеенда булдылар. Бәйрәм азагында Лесхоз мәдәният йортында чәй эчү оештырылды, ул Саба район мәдәният йорты һәм Лесхоз мәдәният йортының "Шома бас" балалар бию коллективы хезмәткәрләре башкаруында якты һәм төсле концерт номерлары белән озата барды.
Халыкара өлкәннәр көне интернат-йортта иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе! Бу олкэннэрне хөрмәтлэү бәйрәм һәм аларнын Ватан файдасына эшләгән хезмәтләре, үсеп килүче буын үсешенә керткән өлешләре өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә. Өлкәннәр көне - картлар һәм инвалидлар өчен Лесхоз бистәсендә урнашкан интернат-йортында төп бәйрәмнәрнең берсе, аңа әзерлек аерым игътибар һәм хөрмәт белән алып барыла. Бәйрәм алдыннан берничә чара узды.
9 октябрьдә Сабабаш авыл клубы хезмәткәре Килдебәк китапханәчесе һәм авылның үзешчәннәре белән берлектә Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнучеләр өчен «Өлкәннәрнең йозе, гел көләч булып калсын»дип исемләнгән бәйрәм концерты бүләк иттеләр.
Тыңлаучыларга яхшы таныш булган тирән эчтәлекле көйләр яңгырады. Концерт тамашачыларын битараф калдырмады, алар, таныш мотивларны белеп, үз хисләрен тыя алмыйча кушылып җырладылар биеделәр һәм һәр чыгышны кайнар алкышларга күмделәр.
Өлкән яшьтәге кешеләр үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен, чыгышның ахырында чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр.
Кешелекнең "тышкы" дошманнары бар: сугышлар, эпидемияләр, табигать афәтләре. Бу дошманнар йөзләрчә мең кешенең гомерен өзә. Ләкин дошманнар күпкә куркынычрак-«эчке». Бу җәмгыятьнең кимчелекләре дип атала: тәмәке тарту һәм эчкечелек, наркомания. Бу дошманнардан ел саен күпкә күбрәк кеше һәлак була. 8 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре наркотикларга каршы "Хәвефле гадәтләр" дигән профилактик әңгәмә үткәргәннәр, анда балаларга бер наркоманның наркоманлыкка 10-15 кешене җәлеп итүе турында сөйләгәннәр. Куркыныч ситуацияләрдә акыллылык, ныклык һәм чыдамлык, үгет-нәсихәтләргә җавап итеп «юк» дип әйтә белү, үз дәрәҗәсен яклау сәләте, хөрмәт, авыр булса да, сезне наркотиклардан саклап калачак.