Бөтендөнья туризм көне 27 сентябрьдә дөньяның күпчелек илләрендә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтелә. 2023 елда бәйрәмне планетада йөзләрчә мең кеше билгеләп үтәчәк. Һәр кеше үзе яшәгән дөньяның матурлыгыннан ләззәт алырга хокуклы, һәм туризм өлкәсе шундый мөмкинлек тәкъдим итә. Бөтендөнья туризм көне бу өлкәдә эшләүче сәяхәтчеләр һәм профессионаллар бәйрәме. Аны дөньяның 150дән артык илендә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтәләр. Шуңа бәйле рәвештә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб формированиеләре активистлары өчен "Колокол" музеена экскурсия оештырдылар, анда балалар кыңгырауларның барлыкка килү тарихы һәм төрләре турында белделәр.
Мишә авыл җирлеге чигендә стела урнаштыру өчен участокны планлаштыру
“Ләйсән” балалар бакчасының урман белән, аның истәлекле урыннары, матур биналары, табигате белән танышуы, туган якның тарихи урыннарын өйрәнүе.
2023 нче елның 24 сентябрында Лесхоз бистәсендә яшәүче Мифтахова Бибинәфисә Габдрахман кызына 95 яшь тулды.1928 елның 24 сентяберендә Саба районы Килдебәк авылында дүртенче бала булып туа. 4 еллык мәктәпне тәмамлагач Яңа тормыш колхозында эшли башлый. Сугыш вакытында урак ура, төнлә атлар көтә. Нәфисә әби ферма мөдире булып эшли. Шул вакытларда үгез җигеп сука сукалый, фронттагы солдатлар өчен оекбаш, бияләй бәйли. 1950 елда Лесхоз бистәсенә күченеп киләләр. 1955 елда ире Мифтахов Киям Имамутдин улына (1920-1979) кияүгә чыга. 1975 елдан пенсиягә чыкканчы ОРСта ипи пешерүче булып хезмәт итә. 1983 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәтләре өчен “Бөек Җиңүгә 40 ел”, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, “Бөек җиңүгә 70ел” медальләре белән бүләкләнә.
Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Саба муниципаль районында булды.
22 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, "Кабак бәйрәме - 2023" 20 еллык иҗат фестивалендә катнаштылар. "Кабактан ясалган иң яхшы композиция" номинациясендә Без Саба районы мәдәният йортлары арасында мактаулы икенче урынны алдык. Шулай ук фотозона ясалды, анда теләгән һәркем бу бәйрәмнең бер өлешен истәлеккә төшерә алды.
Лесхоз бистәсендә картинг буенча 28 нче беренчелек һәм Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар.
16 сентябрьдә Мишә авыл җирлегендә «Кросс – Татарстан 2023»массакүләм ярышлары узды. Ярышларда 100 гә якын кеше катнашты. Алар-Мишә авыл җирлеге оешмалары, укучылар, «Ләйсән» Лесхоз балалар бакчасында һәм «Кояшкай» Сабабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар. «Татарстан кроссы — 2023» республика массакүләм ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортны, аерым алганда, халык арасында җиңел атлетиканы популярлаштыруга, балаларның һәм өлкәннәрнең актив ялын оештыруга юнәлдерелгән.
13 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Көзге күңел ачулар"дип аталган спорт эстафетасы үткәрделәр. Ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Командаларга Огород, Ручеек, Репка һәм башкалар кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да үзләренең спорт сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә алдылар. Спорт ярышларын волейбол уены белән тәмамладылар.
Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә җәяүлеләр коммуникацияләрен оештыру буенча шул исәптән тротуарлар һәм урам-юл челтәрен ремонтлау эшләре бара.