1 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән «К.Насыйри мирасы»дигән әңгәмә үткәрделәр. Насыйри күп вакытны этнографиягә багышлый, фольклор җыя. Аның зур коллекциясендә татар халкы бай булган шигырьләр, әкиятләр, мәкальләр, йолалар һәм гореф-гадәтләр бар. Насыриның «Абугалисина»повесте зур популярлык ала. Ул бу эштә 1872 елга кадәр эшли. Казанның фәнни җәмәгатьчелеге дә Насырига зур хөрмәт белән карый. Галим-агартучының күренекле хезмәтләрен ул озак еллар әгъза булган археология һәм этнография җәмгыяте таный. Галимнең этнография һәм тарих өлкәсендә үткәргән тикшеренүләрен галимнәр бу җәмгыять утырышлары вакытында кызыксынып тыңлыйлар.
28 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәчет белән берлектә “Нургали” мәчете территориясендә балалар өчен күңел ачу уеннары үткәрделәр, шулай ук кунакларны тәмле коймак, фри бәрәңгесе, попкорн, татлы мамык белән сыйладылар. Ахырда лотерея уйнатылды, һәр балага, ә алар 87 иде, бүләкләр бирелде.
«Уен Фест» - ул балаларны халык мәдәнияте ярдәмендә виртуаль аралашуга түгел, ә тере аралашуга җәлеп итәргә тиешле масштаблы проект. «Уен Фест» фестивале балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан үткәрелә. Әлеге чара үсеп килүче буынның тәрбияви процессында уенның мөһимлеге һәм республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту турында искәртергә тиеш, әлбәттә, өлкәннәр дә катнаша ала. 23 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Йөзек салыш" уены үткәрделәр.
Сабабаш авылында яшәүче Газизов Ленар Нәгыйм улы мәчет бинасының архитектур яктыртылуына иганәчелек ярдәме күрсәтте.
Рәхмәт әйтәбез!
22 июньдә, Лесхоз мәдәният йорты, Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәләр көче белән "Ябалак янында кунакта" туристик маршрут буенча театральләштерелгән экскурсия оештырылды. Әкият тамашасын Кукмара районы "Байлангар урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары карады. Балалар һәм өлкәннәр бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдылар.
1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Һөҗүм иртә таңнан сугыш игълан итмичә башланды. Немец авиациясе һәм артиллериясе совет шәһәрләренә, тимер юлларга, аэродромнарга, хәрби-диңгез базаларына һәм башка объектларга һөҗүмнәр ясый. СССРның барлык халкы өчен бу көн тормышны алдагы һәм аннан соңгы көннәргә бүлгән. Башланган сугыш гаиләләрне аерып, хыялларны җимерә һәм дөньяны кешеләрдән тартып ала. Кичә, 21 июньдә, илнең күп кенә уку йортларында чыгарылыш кичәләре узды, һәм кичәге укучылар һәм студентлар бәйрәмнән соң ук фронтка киттеләр. Бүген, 21 июньдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән бергә һәлак булган сугышчыларны искә алдылар, ахырда Әхмәт хәзрәт дога укыды.
Сабабаш авылындагы участокны җыештыру (чистарту) эшләре.