Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне ачы хисләр белән искә ала. Бу акция кысаларында 3 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре үтеп баручыларга мәгълүмати тематик буклетлар тараттылар, шул рәвешле истәлекле датаны искә төшереп, яңадан-яңа, тагын да камилрәк формалар ала торган әлеге күренешкә каршы берләшүгә чакырдылар.
Бүген Мишә авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә белем бәйрәме үтте.
Мишә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла.
Ата – аналар, бабалар, әбиләр, туганнары, якыннары җирләнгән изге урынны тәртиптә тоту-һәрберебезнең бурычы. Шул максаттан Мишә авыл җирлегенең гамәлдәге зиратларында өмә оештырылды.
Татарстан Республикасы көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Милли моңнар Ватаны син – Сабам!" бәйрәме.
29 август көнне Сабабаш авыл клубында, Килдебәк, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, һәм үзешчән сәнгать артистлары көче белән Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Яшә мәңге, Республикам" исемле концерт үткәрелде.
29 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин картасы буенча "Үз куллары белән беләзек" мастер-классын үткәрделәр.
Татарстан - ул табигатьнең гүзәл матурлыгы һәм аның байлыгы бергә үрелгән җирдә гаҗәеп кешеләрнең берләшеп яшәгән төбәге. Бу көннәрдә Татарстан үзенчәлекле бәйрәм - Республика көнен, Ватаныбыз көнен, барыбызны да берләштерүче җир көнен билгеләп үтә.Бу бәйрәм чыннан да бөтен халык бәйрәме.
21 августта, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында, мәгариф идарәсе Лесхоз бистәсенең беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды.
19 август көнне «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында Сабабаш авылында беренче сыйныфка укырга керүче балаларга мәгариф идарәсе тарафыннан бүләкләр тапшырылды.