Халыкара кошлар көне-кешенең табигать белән берләшүе бәйрәме. Халыкара кошлар көне ел саен бер үк көнне-1 апрельдә үткәрелә. Мондый дата бәйрәм итү өчен генә сайланмаган. Эш шунда, нәкъ менә март азагы һәм апрель башында җылы яклардан туган якларына кошлар кайта. Бу көнне олылар да, балалар да кошларга мөмкин кадәр ярдәм итәләр: җимлекләр, сыерчык оялары эләләр.
27 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Лесхоз бистәсендә яшәүчеләр өчен «Хуш киләсең Нәүрүз»дип исемләнгән күңел ачу бәйрәме үткәрделәр
24 март көнне Лесхоз бистәсендә РСФСРның һәм ТАССРның Атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнеханов истәлегенә яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шахмат буенча районара турнир узды.
17 март көнне Лесхоз мәдәният йортында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Торсак та без төрле җирдә - без яшибез Татар илендә» конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста безнең районның 11 авылы төрле концерт номерлары һәм күргәзмәләр белән катнашты.
Бүген Республиканың Саба районында РФ һәм ТР атказанган урманчысы Минниханов Нургали Миннихан улы истәлегенә чаңгы ярышлары узды.
Уку барышында урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу һәм алардан файдалану, урман кишәрлекләрен арендалау, техник документларны алып бару, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре каралды. Шулай ук урман законнарын бозу турында актлар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү кагыйдәләренә дә игътибар бирелде.
11 март көнне Килдебәк урта мәктәбе базасында гаилә командалары арасында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең зона этабы узды.
7 март көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Хатын-кыз-тормыш бизәге»дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар.
Туган тел-без үз тирәбездә кечкенәдән ишеткән тел. Һәр халыкның үз ул. Теге яки бу милләтнең теле аның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Туган тел - ул безнең мирас.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мишә авыл җирлеге Советы депутатлары гүзәл хатын-кызларны-тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.