Мишә авыл җирлегенең «Сабабаш» хоккей командасы өченче урынны алды. Безнең хоккей командасын һәм җанатарларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
27 нче февральдә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2021» кышкы спартакиадасы булып узды.
23 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә Лесхоз бистәсе яшьләре өчен "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан «Башваткыч» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырдылар һәм үткәрделәр.
Кичә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слетында катнашты. Чара ТР ДБУ "Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" базасында узды.
21 февральдә Лесхоз бистәсендә чаңгы буенча Саба муниципаль районы авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы предпритияләре арасында шәхси-команда ярышлары узды.
21 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем» дип исемләнгән онлайн конкурс үткәрделәр.
Парламент дәресе – Дәүләт Советының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла, быел инде унөченче тапкыр узачак.
Миңнеханов Нургали Миңнехан улы (24.03.1930 – 17.02.2001) урман тармагына 36 елдан артык гомерен багышлаган. 1962-1990 елларда Саба урман хуҗалыгын (хәзер – «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ) җитәкләгән. Нургали Миңнеханов Татарстан АССР урман хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән шәхес.
15 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе үткәрделәр.
13 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә, гашыйклар көненә багышланган «Мәхәббәт кичәсе»дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.