20 нче гыйнварда Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара кышкы спорт төрләре көненә һәм Махсус Олимпиадага багышланган бәйрәм чарасы узды.
Республика 2023 елда Казан шәһәрендә Махсус Олимпиада уеннарын үткәрүгә актив әзерләнә. Әлеге масштаблы чарага әзерлек кысаларында психик бозылулары булган гражданнар өчен барлык интернат-йортларда менталь тайпылышлары булган инвалидларны беренчел көнкүреш күнекмәләренә һәм социальләштерүгә укыту оештырылды. Барлык чараларда югары потенциалы булган 164 кеше катнаша.