21-27 гыйнварда Татарстан башкаласында Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары узачак. Ярышларда 2 000нән артык атлет, 878 волонтер, 400 спорт судьясы катнашыр дип көтелә.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Күңелле стартлар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы уздырылды. Чарада көндезге бүлекчәнең 10 социаль хезмәт алучысы катнашты.
Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында бию-ритмик гимнастика буенча мастер-класс үткәрелде. Чарада көндезге бүлекчәдән социаль хезмәт алучылар катнашты.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә адаптив физик культура буенча инструктор Александра Пензина ата-аналар мәктәбендә «Махсус Олимпиада программалары буенча күмәк уеннар» дигән чара уздырды. Чарада медицина бүлегенең белгечләре катнашты.
20 ноябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина «Әкият аждаһасы – Махсус Олимпиада–2022 символы» дигән дәрес үткәрде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «МАТР» Махсус Олимпиадасы программасы буенча гимнастика көне уздырдылар.
Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм» дигән бию флешмобы узды.
Махсус Олимпиада чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә аэрохокей буенча турнир һәм балалар өчен эстафеталар уздырылды. Чара «Спорт хәрәкәте» ТР Инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев белән берлектә оештырылды.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Волейбол элементлары белән хәрәкәтчән уеннар» дигән чара узган. Ул Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында оештырылган һәм волейбол тубын тапшыру һәм кабул итү күнекмәләрен ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиадага әзерлек планын тормышка ашыру кысаларында МАТР программасы буенча спорт чарасы узган.