Бүген Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнар җыенында катнашты. Мондый чаралар – татарстанлылар өчен үзләрен борчыган сорауларны бирү, үз теләкләрен белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.
2023 ел башыннан Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күпбалалы гаиләләргә йөриләр. Күчмә чаралар гаиләләрнең яшәү шартларын тикшерүгә, ТКХ хезмәтләре өчен бурычлар булу-булмауны тикшерүгә һәм коммуналь хезмәтләрдән өзелү куркынычын ачыклауга, шулай ук булган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Бүген, 2 февральдә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Реальное время» интернет-газетасына интервью бирде.
ТР Министрлар Кабинетының 2011 елның 14 февралендәге 97 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы пенсионерларын шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итү тәртибе нигезендә кайбер категория гражданнар ташламалы шартларда юлламалар белән тәэмин ителә.
12 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында республикада 6 федераль һәм 55 республика чарасын үз эченә алган социаль ярдәм чаралары системасы формалашуын билгеләп үтте.
Бүген Министрлыкның «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина «Яшь гаиләгә социаль ярдәм чаралары» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Чара дәүләт социаль ярдәме һәм ярдәм чаралары турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында 2022 елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе турында» дигән темага брифинг булачак. Чараның спикерларының берсе – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.
29нчы июнь көнне «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Гөлнара Пряничникова мәгълүмати-аңлату минуты оештырды.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара узды.