ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2022 ел
сишәмбе

2022 ел башыннан Яр Чаллыда беренче бала туу сәбәпле 3,5 меңнән артык гаилә матди ярдәм алган. Яшь гаиләләргә «Демография» милли проекты кысаларында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында дәүләт ярдәме күрсәтелә.


13
май, 2022 ел
җомга

15 майда без гадәттәгечә Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Бәхетле һәм имин гаилә – үсеп килүче һәм чәчәк атучы дәүләтнең төп күрсәткече булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә Россиядә ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә һәм аларны яклауга зур игътибар бирелә, гаилә мәнфәгатьләрендә, шул исәптән, балалар туу, аларны тәрбияләү, укыту һәм ял итү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән дәүләт программалары комплексы гамәлгә ашырыла.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Балалары булган гаиләләргә ай саен түләүләр турындагы закон нигезендә беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә ай саен түләү билгеләнгән. 

«Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү турында» 22.10.2021 ел, № 995 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, күрсәтелгән түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать итү датасына Татарстан Республикасында билгеләнгән җан башына уртача яшәү минимумы күләменнән артмаган керемле гаиләләргә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү билгеләнгән.


20
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

19 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гармония» клубында «Социаль ярдәм чаралары» дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. Клубта физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм өлкән кешеләр катнаша.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2 нче социаль участокта Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фондының районара идарәсе хезмәткәрләре авыл җирлеге халкы белән очрашу оештырганнар. Көн тәртибендә социаль ярдәм чараларына кагылышлы мәсьәләләр каралды. 


8
апрель, 2022 ел
җомга

14.00 сәгатьтә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры башлана. Чыгарылышның темасы – «Хезмәт базарындагы вәзгыять һәм халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итү».

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасында катнашачак. Турыдан-туры эфирда ведомство башлыгы хезмәт базарындагы вәзгыять һәм 2022 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чаралары турында сөйләячәк.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

8 апрельдә #ТатарстанОнлайн программасының туры эфирында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясаячак. Ведомство башлыгы хезмәт базарындагы вәзгыять һәм 2022 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм чаралары турында сөйләячәк.


1
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Казанда «ВКонтакте» социаль челтәре мәйданчыгында «Объясняем. Республика Татарстан» проектының «Көмеш яшь: ярдәм» дигән темага туры эфир оештырыла. Социаль әһәмияткә ия темаларга онлайн-чаралар Россия Хөкүмәтенең «Объясняем.рф» федераль мәгълүмати проекты кысаларында үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International