28 март көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чараның темасы «Бизнес һәм хакимият. Ачык диалог» иде.
24 март көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Л.З. Хөсәенова Алан авыл җирлегендә консультация көне үткәрде.
«Татар-информ» МА мәйданчыгында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында пресс-конференция башлана. Чараның темасы – «2022 елда халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чаралары турында».
15 мартта Казанда Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе советы утырышы узды. Чара 2021 елда социаль-икътисадый сәясәт үткәрү һәм 2021-2022 елларга социаль партнерлыкны үстерү турында республика килешүен үтәү нәтиҗәләренә багышланган иде.
Шушы көннәрдә 1 нче социаль участокта күчмә эш кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте вәкилләре Юртау авылында яшәүчеләр өчен социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация оештырганнар.
24 февраль көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Социаль хезмәткәр мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Лекция учреждение хезмәткәрләрендә килеп туган сорауларны аңлатуга юнәлдерелгән иде.
16 февраль көнне Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А. Х. Кашапова «Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм участок хезмәте» технологиясе кысаларында профилактик эш үткәрде.
Бу минутларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Социаль ярдәм чаралары. Законнардагы үзгәрешләр» дигән темага брифинг уза. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаша.
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә социаль ярдәм чараларына кагылышлы туры эфир узды. Министр Э. Ә. Зарипова туучылар санын стимуллаштыруга, республикада аналарга һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының үсеш алган системасы формалаштырылган.