Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарга мөмкин булган барлык социаль ярдәм чаралары турында мәгълүматны автомат рәвештә алу мөмкинлеге турында искә төшерә. Бу проактив мәгълүмат бирү дип атала.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәмнең гамәлдәге региональ чаралары һәм аларны бирү шартлары турында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы (https://www.gosuslugi.ru/fzo) гражданнар өчен кирәкле барлык мәгълүматны үз эченә ала.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин инициативасы белән Балтач районында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чарасы кертелә. 2025 елның 1 гыйнварыннан һәр яңа туган бала өчен 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Акчалар муниципаль бюджеттан бирелә.
2 нче апрель көнне Югары Ослан районының булачак әниләре Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чарага җыелдылар.
Татарстанның барлык тернәкләндерү үзәкләрендә чираттагы ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Аларда 239 кеше катнашты.
Бүген Республика клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәзерге вакытта дәвалану узучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.
13 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәт алучылар белән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмати-аңлату әңгәмәсе үткәрде.
Бүген 7 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән яшь әнине – махсус хәрби операция сугышчысының хатынын чыгардылар. Татарстан Республикасы исеменнән бала табучы хатын-кызга бүләккә балалар кирәк-яраклары комплекты тапшырдылар.
Югары Ослан районында социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, шулай ук Югары Ослан муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактика эшләре бүлеге белгечләре катнашында рейд булды.
Казанның җиденче шәһәр хастаханәсендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова клиника каршындагы хәрби госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операция сугышчылары белән очрашты.