ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

17 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында түгәрәк өстәл узды. Чара гражданнарга социаль ярдәм һәм социаль хезмәт күрсәтү чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде.


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

1 гыйнвардан «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 4−8 статьяларында каралган түләүләр 1,04 процентка индексацияләнде.


12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2023 елда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына 14,3 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән республика бюджетыннан 12,5 млрд сум, – бу Министрлык бюджетының һәр икенче сумы.

Бүген Министрлыкның «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2023 ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар» дигән киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» хатын-кызлар клубы очрашуы узды. Чараның темасы – «Хокукый әлифба – яңа өметләр».


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

5 декабрьдә «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль яклау органнары һәм Россия Социаль фонды вәкилләре белән очрашу узды. Чара инвалид балаларның ата-аналары өчен оештырылды.


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Исток–Башлангыч» үзәгендә гаиләләр һәм балалар белән түгәрәк өстәл үткәрделәр


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында» дигән брифинг уза. Спикерларның берсе – хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

17 октябрьдә Татарстанда 12 сәгатьлек «ВСЕ СВОИ» телемарафоны узды. Бу контракт буенча хезмәт итүгә багышланган зур патриотик акция.

Яралану, инвалидлык өчен айлык түләүләр, балаларга пособие һәм башка күп нәрсәләр. Ватанны сакларга киткәннәргә төрле өлкәләрдә ярдәм итәләр. Яклаучылар өйдә булмаганда, аларның тормыш иптәшләренә, балаларына һәм ата-аналарына табиблар белән дә, уку белән дә ярдәм итәчәкләр, хәтта өйгә газ кертәчәкләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ярдәм турында тулырак сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International