Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бәйрәм атмасферасы тудыру һәм бәйрәмнәрне күтәренке рухта уздыру максатыннан, Мишә авыл җирлеге территориясендә әзерлек эшләре инде күптән башланды. Җирлектә урнашкан һәр оешма үз территориясен һәм бистә үзәген бизү эшендә бик актив катнаша.
Инвалидлар декадасы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Патриотик тәрбия бирү, илебезнең тарихи үткәне белән кызыксынуны үстерү максатыннан, 9 декабрь көнне Лесхоз бистәсе китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз мәктәбе укучылары өчен "Без Сезнең белән горурланабыз!" дип аталган Ватан Геройлары көненә багышланган мәгълүмат сәгате оештырдырлар.
9 декабрь көнне Сабабаш авыл клубында ,Килдебәк авыл китапханәчесе белән берлектә, «Герой булып тумыйлар! " дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.
Декабрь башында ел саен Инвалидлар декадасы уза. Бу декада сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү булып тора.
Мишә авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре башланды.
3 декабрь көнне Лесхоз урта һәм Сабабаш төп мәктәпләрендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан елына багышланган юбилей чаралары кысаларында «Билгесез солдат көне»Бөтенроссия акциясе үткәрелде.
1 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Лесхоз бистәсе фельдшеры белән берлектә «Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
Кадерле хатын-кызлар! Хөрмәтле әниләр һәм әбиләр!
Әниләр көнен бәйрәм итү- ул безнен өчен аларга карата булган мәхәббәт,рәхмәт һәм игътибарыбызны,хөрмәт хисләрен белдерү өчен яхшы мөмкинлек.
21 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә һәм Лесхоз урта мәктәбе белән берлектә, Әниләр көненә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» дип исемләнгән концерт оештырдылар.