Казанның «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә яңа урман патруле, урман янгыннарын сүндерү һәм урман хуҗалыгы техникасыннан ачкыч тапшыру тантанасы узды.
Лесхоз мәдәният йортында Саба районының 90 еллыгына багышланган Флешмоб.
Саба районы Лесхоз бистәсенә үзенең эш визиты белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина килде.
Саба районы Лесхоз бистәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Татарстан Республикасында каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең реформасын закон нигезендә көйләү проблемалары” темасына багышланган күчмә утырышы булды.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәсе белән берлектә балалар белән бергә сувенир цехында булдылар.
30 нчы июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Урман тарихы музее һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, «Куркынычсызлык балалар күзлегеннән»дип исемләнгән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып-белү программасы оештырдылар.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм Лесхоз бистәсенең урман тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә ТАССРның туган көненә багышланган "Урманда хәзинә эзләү" дигән квест-уен үткәрделәр.
Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә “Мин акбур белән рәсем ясыйм” дигән бәйрәм акциясенә кушылдылар.
27 нче июнь көнне Лесхоз бистәсендәге «Карпат аланы» елгасы ярында урнашкан территориясендә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә хезмәткәре белән берлектә Яшьләр көне уңаеннан ачык һавада «Лесхоз кичләре» дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу кичәсе үткәрделәр.
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ләйсән» балалар бакчасы белән берлектә балалар бакчасы территориясендә «Сабантуй» бәйрәме үткәрделәр.